Нурлатта туган як тарихы, ТАССРның 100 еллыгы темасына брейн-ринг

2019 елның 5 апреле, җомга

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гомәрова Лилия туган як тарихына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган брейн-ринг интеллектуаль уенында катнашты. Интеллектуаль уенда 6 команда очрашты. Алар - «ТатРИТЭКнефть» хезмәткәрләре, үзәк район хастаханәсе командасы, район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге, «Татбурнефть» ИК, «Нурлатнефть» НГДУсы һәм «Бердәм Россия» вәкилләре. Барлык командалар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Быел интеллектуаль уенда район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге командасы җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International