Мамадыш районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан бик күркәм “Гаилә фәне” проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында шәһәрнең барлык белем бирү учрежденияләре укучылары ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән таныша, гаилә институтын популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларда катнаша.
Чираттагы очрашу ГХАТ бүлегендә 4 нче апрельдә узды. Проект тыңлаучылары – шәһәрнең академик К.Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицее укучылары булды. Алар шулай ук тантаналы исем кушу бәйрәмендә кунак булдыдар. Бүләк итеп укучы балаларга “Гаилә сәхифәләре” мәгълүмати кулланмасы тапшырылды. Балалар очрашуның бик кызыклы булуын ассызыкладылар.