Баулы районында өч бала тәрбияләүче гаиләләр арта бара. Бу факт куандыра, чөнки күп балалы гаиләләрдә балалар аралашучан һәм дус булып үсә, чөнки өч бала — бер-берсе белән компромисс табарга, үз карашларын якларга, уртаклашырга, дус булырга өйрәнә торган зур булмаган коллектив.
9 апрель көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина катнашында «Түбән Кама муниципаль районында гаиләнең уңай имиджын формалаштыруның социаль аспектлары: проблемалар һәм перспективалар» дигән темага иртәнге аш үткәрелде. Чәй өстәле артында ведомство, дини конфессияләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре Түбән Кама районында яшь гаиләнең уңай имиджын формалаштыру проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Чара "Ныклы гаилә" федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды.
2019 елның 10 апрелендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Яшел Үзән муниципаль районының ун яшь кешесенә Россия Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы узды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Дмитрий Куклев Россия Федерациясе гражданы паспортын алу киң хокук бирә, әмма алар белән бергә зур бурычлар йөкли, дип аңлатты. Һәркемнең бурычы-тормыш буенча Россия гражданинының намусын һәм абруен югары күтәреп бару. Тантаналы шартларда, Россия гимны астында, ата-аналар катнашында, укучыларга Россия Федерациясе гражданинының төп документы тапшырылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова яшь гражданнарга Татарстан АССР оешуның 100 еллыгы логотибы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырды.
2019 нчы елныӊ 10 нчы апрель көнендә иҗтимагый ярдәм күрсәтү «Шәфкатьлелек» үзәгендә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама муниципаль районы сигез туй юбилярларын күп еллар бергә тормыш итү белән тәбрик иттеләр. Юбилярларныӊ исемнәре идарәнеӊ мактау китабына кертелде.
Һәр бөек эш артында хатын-кыз тора. Уң кулы белән бишекне, ә сул кулы белән - бөтен дөньяны тибрәтә", - ди борынгы зирәклек. Балаларны тәрбияләүдән тыш, гүзәл затлар гаилә мәшәкатьләре белән үзенең нәфис иңенә тормыш йөген дә аудара. Гаиләнең иминлеге һәм сихәтлеге дә нәкъ менә алар кулында.
Азнакай районында узган хатын-кызлар конференциясендә дә сүз шул хакта барды.
2019 нче елның 9 апрелендә Мөслим муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеенда 14 яшьләре тулган егет һәм кызга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Апрельның 9 числасында Әлки районы ГХАТ бүлегендә “Гаилә тормышы нигезләре” дигән курслар оештырылды. Анда район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, гимназия директоры (ул Әлки районында кеше хокуклары буенча уполномоченный), хокук белеме укытучысы, гимназияның психологы Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең өлкән 9-10 сыйныф укычылары өчен лекцияләр, тренинг дәресләре уздырды.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге “Гаиләм – терәгем!” исемле киң колачлы социаль проект башлап җибәрде. Челленджның беренче җимешләрен Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең инстаграм битендә күрергә була. Гаилә турында уйлары белән беренчеләрдән булып Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, “Алтын йөрәкле кеше” республика конкурсы лауреаты, танылган хәйрияче, эшмәкәр, җырчы-композитор Фәрит Фәиз улы Мифтахов уртаклашты.
2019 нчы елныӊ 9 нчы апрель көнендә Түбән Кама Муниципаль районы ГХАТ идарәсендә гаиләнеӊ борчу-мәшәкатьләренә һәм киләсе үзгәрешләренә багышланган тематик иртәнге ашта Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гульшат Нигматуллина катнашты.
2019 нчы елныӊ 9 нчы апрель көнендә Түбән Кама Муниципаль районы ГХАТ идарәсендә гаиләнеӊ борчу-мәшәкатьләренә һәм киләсе үзгәрешләренә багышланган тематик иртәнге аш кысасында гаиләгә кагылышлы яӊа проектлар һәм фикерләр турында сүз барды.