Түбән Кама муниципаль районында гаиләгә һәм җаваплы ата-аналарга багышланган иртәнге аш узды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

9 апрель көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина катнашында «Түбән Кама муниципаль районында гаиләнең уңай имиджын формалаштыруның социаль аспектлары: проблемалар һәм перспективалар» дигән темага иртәнге аш үткәрелде. Чәй өстәле артында ведомство, дини конфессияләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре Түбән Кама районында яшь гаиләнең уңай имиджын формалаштыру проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Чара «Ныклы гаилә " федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды.

Чараның мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, «Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хатын-кызлары» муниципаль берәмлеге рәисе Эльвира Долотказина, Түбән Кама муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Артур Сафин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Фәретдинов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илнар Бәдретдинов.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина 2019 елның I кварталы буенча статистик мәгълүматлар ярдәмендә Түбән Кама гаиләсенең социаль-демографик портретын тәкъдим итте һәм Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең аерылышу очракларын кисәтү һәм гаилә институтын пропагандалауга юнәлдерелгән озак сроклы план-проекты турында сөйләде.

Чараның бизәге булып Черновлар гаиләсендә туган малайга исем кушу тантанасы булды. Кечкенә Марк – өченче бала, гаиләдә 13 яшьлек игезәк Денис һәм Аделина үсеп килә. Яшь әти-әниләрне Татарстан Республикасы ГХАТ органнары белгечләре арасында һөнәри осталык буенча республика конкурсы җиңүчесе, Идел буе федераль округында «Тантананы иң яхшы алып баручы» бәйгесенең абсолют җиңүчесе, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече Алсу Әхмәтшина котлады. Черновларга иминлек һәм өч бала тәрбияләүдә уңышлар теләп, белгеч гаилә фотосессиясенә сертификат һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чара кысаларында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Грамотаны тапшырганда, Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина бүләкнең уникальлеген ассызыклады. "Грамота беренче тапкыр Татарстан Республикасы ГХАТ органнарының кадрлар потенциалын үстерүгә, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәне һәм актив остазлык эшчәнлеге өчен тапшырыла,” - дип билгеләп үтте Гөлшат Рәдиф кызы.

Түбән Кама районында яшь гаиләнең уңай имиджын формалаштыру темасы буенча фикер алышу кызыклы килеп чыкты. Очрашуда катнашучылар гаилә һәм гаилә кыйммәтләре өчен тормышка ашырыла торган эшләре турында сөйләп кенә калмадылар, шулай ук проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын билгеләделәр. Утырыш нәтиҗәләре буенча Түбән Кама халкына мөрәҗәгать кабул ителде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина Түбән Каманы абортларсыз территория итәргә тәкъдим итте.

"Түбән Кама - иҗади, креатив идеяләр шәһәре, - диде ул үзенең чыгышында. - Шуңа күрә дә бу бурычны сез үтисез бит?".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International