2019 нчы елныӊ 9 нчы апрель көнендә Түбән Кама Муниципаль районы ГХАТ идарәсендә гаиләнеӊ борчу-мәшәкатьләренә һәм киләсе үзгәрешләренә багышланган тематик иртәнге ашта Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гульшат Нигматуллина катнашты.
Иҗтимагый һәм муниципаль оешмалар вәкилләре, руханилар, студентлар, ветераннар әлеге темага кагылышлы фикерләре белән актив рәвештә бүлештеләр.
Плотниковлар гаиләсе «Ой, Вася – Василёк!» музыкаль номеры аша күп балалыкныӊ уӊай якларына басым ясадылар.
Наталья Плотникова — эшне һәм гаиләне алып баручы әни үрнәге. Үзе авторы булган балалар җыентыгы белән таныштырып үтте. Плотниковлар гаиләсенә «Единая Россия» партиясе вәкиле Лариса Михайлова канцелярия кирәк-яракларына сертификат тапшырды. Татарстан Республикасы күп балалы гаиләләр оешмасыныӊ Түбән Кама шәһәре буенча җитәкчесе Дарья Хузина чыгышы белән әлеге гаиләне куәтләде.