2019 нчы елныӊ 9 нчы апрель көнендә Түбән Кама Муниципаль районы ГХАТ идарәсендә гаиләнеӊ борчу-мәшәкатьләренә һәм киләсе үзгәрешләренә багышланган тематик иртәнге аш кысасында шәһәребез руханилары чыгыш ясады.
2019 нчы елныӊ 9 нчы апрель көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе хезмәткәре Айгөл Фазлыева улы Исмәгыйль белән «Әти, әни, мин — эшче гаилә» бәйгесендә көч сынаштылар.
2019 елның 9 апрелендә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова, Россия Федерациясе Пенсия фондының Нурлат шәһәрендәге идарәсе начальнигы Рушания Шакирова, «Автоградбанк» АҖ Әлмәт бүлекчәсе начальнигы Людмила Сиярбаева 10 гаиләгә сертификатлар тапшырдылар. Хәзерге вакытта Нурлат шәһәрендә 4179 сертификат бирелгән, Нурлатның 3786 гаиләсе ана капиталыннан файдаланган.
Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Тәтеш татар мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар дискуссияләрдә бик кызыксынып актив катнаштылар, аларны бигрәк тә төрле милләт вәкилләре арасындагы никахлар, иртә теркәлгән никахлар, туучылар һәм үлүчеләр саны буенча булган статистик мәгълүматлар кызыксындырды.
Кешене нәрсә бәхетле итә? Әлбәттә, мәхәббәт, җылы мөнәсәбәтләр һәм балалар көлүе булган гаилә. Гаилә зуррак булган саен, аның һәр әгъзасы шул кадәр күбрәк мәхәббәт, аралашу һәм ярдәм ала.
Күп балалы гаилә гадәти хәлгә әверелә бара. Бөгелмә районында өченче һәм аннан соңгы балаларын тапкан гаиләләр саны арта. Шулай итеп, ел башыннан бирле ГХАТ бүлегендә 39 күп балалы гаилә теркәлгән.
Буа районы ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева 2019 елның 9 апрелендә җәмгиять әгъзасы буларак Россия эчке эшләр Министерствосы буенча җыелган җыелышта катнашты. Җыелышта көн тәртибендә куелган сораулар каралды. Сорауларны төп элеше - кадрларны теркәү, электрон госсуслугалар, ирегеннән мәрхум булганнар өчен яшәү урыннарын төпләүгә кагылды.
2019 елның 8 апрелендә Мөслим аграр көллиятендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Расих хәзрәт белән берлектә студентлар өчен «яшь гаилә мәктәбе» дәресе үткәрделәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я. Ш. ГХАТ органнары эшчәнлеген җентекләп яктыртты, ГХАТ тарихы һәм бүлекнең төп эш күрсәткечләре турында сөйләде. Аерым игътибар гаиләдә үз-үзеңне тоту, ир белән хатынның, ата-аналарның һәм балаларның мөнәсәбәтләре мәсьәләләренә бирелде. Әңгәмә барышында укучылар зур кызыксыну белән сораулар бирделәр. Студентлар гаиләгә закон ягыннан да, дин ягыннан да карый алдылар.
Әлки районыннан Базарлы Матакта яшәүче Яруллиннар гаиләсе, “Гаилә хәзинәләре” Рәсәйкүләм фестиваль-бәйгесендә районыбыз данын яклап, “Музыкаль гаилә” номинациясендә җиңү яулап кайтты. Татар гаиләләре арасында әлеге бәйге 6 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә узды. Анда Татарстан районнарыннан, шулай ук Россиянең кайбер төбәкләреннән иҗади гаиләләр катнашты. Бәйге шартлары буенча һәр катнашучы үзләренең гаилә тарихы (гореф-гадәтләр, йолалар, татар телен саклау) белән таныштырып, музыкаль номер һәм иҗади өстәл әзерләргә тиеш иде. Яруллиннар гаиләсенең чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Кыз бала туудан да нәрсә яхшырак булырга мөмкин? Ир-атларның күбесе ир бала турында хыялланса да, һәркемнең дә күңел түрендә нәни принцессага ия булуын һәм аның турында бертуктаусыз кайгыртасы килү теләге яши. Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге тантаналы шартларда 2019 ел башыннан алып туган 105 нче сабыйга туу турында таныклык тапшырды.
Пар канатлар булып 60 ел бергә гомер итү бик азларга гына бирелә. Тукай районы Югары Суыксу авылында яшәүче Мавзеевлар гаиләсе шундый бәхетле гаиләләрнең берсе. Бер авылда туып, бергә үсеп, бер класста укыган Галимҗан абый белән Лива апа язмышларын бергә бәйлиләр. Еллар авырлыгына карамыйча шаулатып дөнья көткәннәр, нәсел агачын дәвам итеп акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле бер ул һәм ике кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә өч оныклары, ике оныкчыклары әби-бабасын куандырып кунакка кайтып йөриләр. Тукай районы ГХАТ бүлеге бу күңелле чарадан читтә калмыйча Мавзеевлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котлады. Район башлыгының котлау хатын, истәлекле бүләкләр тапшырды.