Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 105 нче бала теркәлде

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Кыз бала туудан да нәрсә яхшырак булырга мөмкин? Ир-атларның күбесе ир бала турында хыялланса да, һәркемнең дә күңел түрендә нәни принцессага ия булуын һәм аның турында бертуктаусыз кайгыртасы килү теләге яши. Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге тантаналы шартларда 2019 ел башыннан алып туган 105 нче сабыйга туу турында таныклык тапшырды. Яңа сабыйның әнисе - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәре, акт китапларын электрон китапка күчерү үзәгенең 3 нче категорияле белгече Гайнуллина Рузиләнең булуы символик мәгънәгә ия. Гайнуллиннар гаиләсендә бу - беренче бала. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ата-анага бер-береңне яратырга һәм бер-береңә җылы бүләк итәргә, шул рәвешле кызларына эчкерсез, үзара аңлашу үрнәге күрсәтеп, нәнигә бәхетле, талантлы һәм шат күңелле кыз булып үсәргә дигән теләк теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International