Күп балалы гаиләләр гадәти хәлгә әверелә

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Кешене нәрсә бәхетле итә? Әлбәттә, мәхәббәт, җылы мөнәсәбәтләр һәм балалар көлүе булган гаилә. Гаилә зуррак булган саен, аның һәр әгъзасы шул кадәр күбрәк мәхәббәт, аралашу һәм ярдәм ала.

Күп балалы гаилә гадәти хәлгә әверелә бара. Бөгелмә районында өченче һәм аннан соңгы балаларын тапкан гаиләләр саны арта. Шулай итеп, ел башыннан бирле ГХАТ бүлегендә 39 күп балалы гаилә теркәлгән.

9 апрель көнне Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә Фирүзә Гизатулла кызы һәм Идрис Гайс улы Гыйниятовлар гаиләсендә дүртенче бала туу теркәлде. Алиянең ике өлкән апалары – Алсу һәм Азалия һәм Адис исемле абыйсы бар.

ГХАТ бүлеге белгечләре сабыйга һәм аның әти-әнисенә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк теләделәр, беренче документны – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International