Тукай районында бриллиант юбилей

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Пар канатлар булып 60 ел бергә гомер итү бик азларга гына бирелә. Тукай районы Югары Суыксу авылында яшәүче Мавзеевлар гаиләсе шундый бәхетле гаиләләрнең берсе. Бер авылда туып, бергә үсеп, бер класста укыган Галимҗан абый белән Лива апа язмышларын бергә бәйлиләр. Еллар авырлыгына карамыйча шаулатып дөнья көткәннәр, нәсел агачын дәвам итеп акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле бер ул һәм ике кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә өч оныклары, ике оныкчыклары әби-бабасын куандырып кунакка кайтып йөриләр. Тукай районы ГХАТ бүлеге бу күңелле чарадан читтә калмыйча Мавзеевлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котлады. Район башлыгының котлау хатын, истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International