2019 нчы елныӊ 9 нчы апрель көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе хезмәткәре Айгөл Фазлыева улы Исмәгыйль белән «Әти, әни, мин — эшче гаилә» бәйгесендә көч сынаштылар.
Исмәгыйл Фазлыев үз презентациясендә «ГХАТ» төшенчәсе, хезмәткәрләрнеӊ эше белән таныштырып үтте. Әнисенеӊ шөгеле — тантаналар алып бару — да игътибардан читтә калмады. Чыгышын шаян никах теркәү тантанасы белән Исмәгыйльнеӊ иӊ якын туйлар тылсымчысы — әнисе Айгөл тәмамлады. Нәтиҗәдә Фазлыевлар гаиләсе «Әниемнеӊ хезмәте» номинациясендә беренчелекне алды.