2019 нчы елныӊ 9 нчы апрель көнендә Түбән Кама Муниципаль районы ГХАТ идарәсендә гаиләнеӊ борчу-мәшәкатьләренә һәм киләсе үзгәрешләренә багышланган тематик иртәнге аш кысасында шәһәребез руханилары чыгыш ясады.
Түбән Кама районы имам хатыйбы Сәлих хәзрәт Ибрагимов һәм Воскресения Христова гыйбадәтханәсе рухание Антоний Маряшов билгеләп үттеләр: «Дин бары тик законлы никах ягында».
Руханилар сүзләренчә, хәзерге көндә гаиләдә рухи җепләрне ныгыту еш күренеш — венчание һәм никах тантаналары популярлык белән куллана. Гыйбадәтханәдә һәм мәчетләрдә киләчәк яшь парлар белән әӊгәмәләр алып баралар, гаилә һәм никах нигезләре белән таныштыралар.
Авылдан килгән кунакларыбызныӊ фикере дә кызыксыну уятты. Сухарево авылы җирлеге башлыгы Ришат Галимов туган нигезгә мәхәббәт, җир һәм хезмәт турында фикер йөртте. Аларныӊ җирлегендә озак яшәгән гаиләләр һәм яшь парлар белән гаиләне ныгытуга юнәлгән актив эш алып барына.