Нурлат районында тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

2019 елның 9 апрелендә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова, Россия Федерациясе Пенсия фондының Нурлат шәһәрендәге идарәсе начальнигы Рушания Шакирова, «Автоградбанк» АҖ Әлмәт бүлекчәсе начальнигы Людмила Сиярбаева 10 гаиләгә сертификатлар тапшырдылар. Хәзерге вакытта Нурлат шәһәрендә 4179 сертификат бирелгән, Нурлатның 3786 гаиләсе ана капиталыннан файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International