2019 елның 8 апрелендә Мөслим аграр көллиятендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Расих хәзрәт белән берлектә студентлар өчен «яшь гаилә мәктәбе» дәресе үткәрделәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я. Ш. ГХАТ органнары эшчәнлеген җентекләп яктыртты, ГХАТ тарихы һәм бүлекнең төп эш күрсәткечләре турында сөйләде. Аерым игътибар гаиләдә үз-үзеңне тоту, ир белән хатынның, ата-аналарның һәм балаларның мөнәсәбәтләре мәсьәләләренә бирелде. Әңгәмә барышында укучылар зур кызыксыну белән сораулар бирделәр. Студентлар гаиләгә закон ягыннан да, дин ягыннан да карый алдылар.
Өлкән сыйныф укучылары белән мондый очрашулар гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм укучыларның хокукый грамоталылыгын үстерүгә ярдәм итә.