ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2019 ел
шимбә

2019 елның 13 нче апрель көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идәрәсендə «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды. Дəресне балаларга һəм яшьлəргə психологик ярдəм күрсəтү үзəге мөдире Екатерина Юртаева үткəрде.

2019 елның 13 нче апрель көнендә ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре булачак яшь парларга язылышу тантанасы нигезләрен күрсәттеләр.

«Ныклы гаилә» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 13 апрелендә Минзәлә муниципаль районында «Татарстан - Яңа гасыр» хәрәкәте «Көч балаларда» Хәйрия фонды белән берлектә шәхси консультацияләр һәм конфликтлы хәлләрне чишүнең коммуникатив күнекмәләрен һәм конструктив алымнарын үстерүгә юнәлдерелгән «Бергә яшәргә өйрәнәбез» интерактив дәрес-тренинг үткәрде. Чара ахырында социаль хезмәт белгечләренең эш нәтиҗәләре, шулай ук сәламәтлекләре чикле булган балалы гаиләләргә психологик ярдәм оештыру буенча киләчәк эшне планлаштыру перспективалары турында фикер алышу белән «түгәрәк өстәл» узды.

12 апрель, ул язгы матур көн генә түгел, ә бөтендөнья космонавтика көне. Әлеге көнне ЗАГС бүлегендә ике сабыйның тууы теркәлде. Балаларга Максим һәим Сафина дип исем бирелде. Күп балалы гаиләдә туган Максимның әти-әнисе Кече Шәмәк авылында яшиләр. Сафинаның әти-әнисе Казанда яшиләр һәм эшлиләр.


12
апрель, 2019 ел
җомга

Космонавтика көне халыкның популяр һәм яраткан бәйрәме, чөнки йолдызларга юлны безнең илебез ачты. Без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Бәйрәм көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 9 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Яшь гражданнарны район Башкарма комитеты җитэкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре Надежда Четвертакова котладылар.

Космонавтика һәм авиация көне – безнең илебез өчен бик зур бәйрәм. 1961 нче елның 12 апрелендә бортында кеше утырган космик корабль космоска старт алды. Хәзер бу көнне ел саен бөтен җир шары билгеләп үтә.

 Шушы тантаналы дата уңаеннан, Әгерҗе муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре балалар бакчасындагы нәниләр белән “Космос – минем дөньям” исемле рәсем конкурсы оештырдылар. Балалар үз фантазияләренә нигезләнеп, төрле рәсемнәр: планеталар, космик корабльләр, космостагы пейзажны һәм чит планетада яшәүчеләрне ясадылар. Конкурста катнашкан һәрбер баланы приз белән бүләкләделәр.

Һәр кеше диярлек бала чагында космонавт булырга хыяллана. Чөнки космос – ул үзенең балкышы белән тартып торган кабатланмас киңлек.  Нәкъ менә шуңа күрә космонавтика көне - барлык буыннарның да яраткан бәйрәме.

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге әлеге бәйрәмне никах теркәү белән билгеләп үтте. Хәертдинов Фәнис Марат улы белән Венера Марсель кызы махсус шушы датаны сайлаган.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 нче елның 11 нче апрелендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең республикада гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

2019 елның 11 апрелендә Тантаналар сараенда Космонавтика көне алдыннан 14 яше тулган 17 яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Космонавтика көне-илебездә иң яраткан һәм популяр бәйрәмнәрнең берсе. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки балачакта күпләр космонавтлар булырга һәм галәмдә булырга хыяллана иде.

 2019 елның 11 апрелендә, Гаилә курсы кысаларында, 24 нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучылары Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә булдылар. Белгечләрнең гражданнарны ничек кабул итүләрен, 1926 елгы гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсен карадылар. Никахлашу сараеның тантаналы залын күрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International