2019 елның 13 нче апрель көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идәрәсендə «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды. Дəресне балаларга һəм яшьлəргə психологик ярдəм күрсəтү үзəге мөдире Екатерина Юртаева үткəрде.
Яшь парлар Екатерина Юртаева белəн гаилə тормышының беренче елларында очрый торган авырлыклар турында сүз йөрттелəр. Әңгәмә барышында гаилə башлыгы, гаилəне акча белəн тəэмин итү, гаилəнең мал-мөлкəте, буыннар каршылыгы, биш мәхәббәт теле турында сүз барды. Гаилəдə əлеге һəм башка бик күп сорауларны вакытында күтəрү, булган хислəреңне яшермəү бик мөһим дигəн фикердə психолог.