Һәр кеше диярлек бала чагында космонавт булырга хыяллана. Чөнки космос – ул үзенең балкышы белән тартып торган кабатланмас киңлек. Нәкъ менә шуңа күрә космонавтика көне - барлык буыннарның да яраткан бәйрәме.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге әлеге бәйрәмне никах теркәү белән билгеләп үтте. Хәертдинов Фәнис Марат улы белән Венера Марсель кызы махсус шушы датаны сайлаган.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле Хаертдиновлар гаиләсен шатлыклы вакыйга белән котлап, аларның тормышларындагы беренче һәм иң төп гаилә документын – язылышу турындагы таныклыкны тапшырдылар.