2019 нче елның 11 нче апрелендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең республикада гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе башлыгы – И.Ф. Бадреев, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсе башлыгы урынбасары – А.И. Галяутдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы – Г.Н.Нигъмәтуллина, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре (урында) катнашында узды.
Утырышта түбәндәге сораулар каралды:
- ГХАТ органнары эшенә мониторинг системасында эшчәнлекнең кайбер юнәлешләре буенча индикатив бәя формалаштыру;
- 2019 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча ведомство отчетлары (2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда);
- Татарстан Республикасы ГХАТ органнарында гражданлык хәле акт китапларын электрон формага күчерү буенча башкарылган эш күләме һәм 2019 елга бурычлар;
- гаилә сәясәте юнәлешендәге чараларда катнашуга әзерлек
һәм башка сораулар.