Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсендә 24 нче мәктәп укучылары кунакта булдылар

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

 2019 елның 11 апрелендә, “Гаилә” курсы кысаларында, 24 нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучылары Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә булдылар. Белгечләрнең гражданнарны ничек кабул итүләрен, 1926 елгы гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсен карадылар. Никахлашу сараеның тантаналы залын күрделәр. Кызыклы экскурсияне ГХАТ Идарәсе белгече Екатерина Гомәрова үткәрде. Экскурсиянең дәвамы итеп психолог-игропрактик, тренер-остаз - Миләүшә Хөснетдинова белән "Без, ир-ат һәм хатын-кыз, шундый төрле " дигән темага дәрес булды... Кызлар һәм егетләр бер-берсенә үз карашларын аңлаттылар, ир-атлар һәм хатын-кызларның психологик үзенчәлекләрен, фәнни, заманча караштан аермаларын, шулай ук халык зирәклеге белемнәрен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International