12 апрель, ул язгы матур көн генә түгел, ә бөтендөнья космонавтика көне. Әлеге көнне ЗАГС бүлегендә ике сабыйның тууы теркәлде. Балаларга Максим һәим Сафина дип исем бирелде. Күп балалы гаиләдә туган Максимның әти-әнисе Кече Шәмәк авылында яшиләр. Сафинаның әти-әнисе Казанда яшиләр һәм эшлиләр.
Чын күңелебездән сабыйларның әти-әниләрен котлыйбыз, балалары исән-сау һәм бәхетле булсыннар!
Районда барлыгы 47 баланың тууы теркәлде, шулар арасында 2 пар игезәкләр.