Баулы районыннан Бахтияровлар гаиләсе күп балалы гаилә булды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

 Баулы районында өч бала тәрбияләүче гаиләләр арта бара. Бу факт куандыра, чөнки күп балалы гаиләләрдә балалар аралашучан һәм дус булып үсә, чөнки өч бала — бер-берсе белән компромисс табарга, үз карашларын якларга, уртаклашырга, дус булырга өйрәнә торган зур булмаган коллектив.

Бүген Баулы районында тагын бер гаилә күп балалы гаилә булды. 16 яшьлек улларын Данилны һәм 10 яшьлек кызларын Ульянаны тәрбияләгән Николай һәм Маргарита Бахтияровлар гаиләсендә Василиса туды. Бу турыда Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның 70 нче санлы туу турындагы акты теркәлде.

 Бәхетле Бахтияровлар гаиләсе Баулы районының Покров Урустамак авылында яши. Гаилә башлыгы Николай Андрианович нефтьче булып эшли, күп балалы әни Маргарита Анатольевна – математика укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International