2019 нче елның 9 апрелендә Мөслим муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеенда 14 яшьләре тулган егет һәм кызга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Район иҗтимагый Совет җитәкчес Р.З.Солтанов яшьләрне истәлекле көн белән тәбрикләде һәм илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде. УФМС җитәкчесе Р.И.Маракина укучыларны паспортны куллану тәртибе белән таныштырды һәм укучыларга паспортлар тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я.Ш. егет һәм кызларны паспорт алу белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.