2019 нчы елныӊ 10 нчы апрель көнендә иҗтимагый ярдәм күрсәтү «Шәфкатьлелек» үзәгендә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама муниципаль районы сигез туй юбилярларын күп еллар бергә тормыш итү белән тәбрик иттеләр. Юбилярларныӊ исемнәре идарәнеӊ мактау китабына кертелде.
Семеновлар һәм Сәләхавлар гаиләсе 41 ел тигез тормыш итәләр. Хузиннар гаиләсе топаз туйларын — 44 ел бергә тормышларын — билгеләп үттеләр. Фәхретдиновлар бергә инде 46 ел, ә Дәүләтовлар гаиләсен алда аметист туйлары (48 ел бергә) көтә. Гариповла үткән елны алтын туйларын каршы алганнар, ә Фәсхетдиновлар 55 еллык юбилейларын түземсезлек белән көтәләр. Усовлар гаиләсе барыннар ары бриллиант туйлары бусагасын атлап үтү юлында.
ГХАТ идарәсе хезмәткәре билгеләп үткәнчә «яшь буын шундый гаиләләр белән чын-чынлап горурлана һәм үрнәк ала.
Ветераннар советы председателе урынбасары Лилия Нигметовна да әлеге котлау сүзләренә кушылды.
Әлеге проектны ГХАТ идарәсе «Шәфкатьлелек» үзәге белән берлектән инде икенче ел дәверендә тормышка ашыра.