Гаилә сихәтлеге - хатын-кыз кулында

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

 Һәр бөек эш артында хатын-кыз тора. Уң кулы белән бишекне, ә сул кулы белән - бөтен дөньяны тибрәтә", - ди борынгы зирәклек. Балаларны тәрбияләүдән тыш, гүзәл затлар гаилә мәшәкатьләре белән үзенең нәфис иңенә тормыш йөген дә аудара. Гаиләнең иминлеге һәм сихәтлеге дә нәкъ менә алар кулында.

 Азнакай районында узган хатын-кызлар конференциясендә дә сүз шул хакта барды.

 - Җәмгыятьтә хатын-кызның роле бәяләп бетергесез, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Сез кешегә гомер бирәсез, аның эчтәлеге һәм мәгънәсе белән тулыландырасыз. Уртак көч белән без сезнең якын тирәләрегезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны, хезмәттәшләрегезне, балаларны, яшь буынны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, физкультура һәм спортка тартуда, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга һәм аерылышуларны профилактикалауга, демографик вәзгыятьне яхшыртуга җәлеп итү буенча күп эшләр башкара алабыз».

 ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфинур Хәйретдинова гаилә институтын ныгыту чаралары турында доклад белән чыгыш ясады, Шулай ук төрле өлкә белгечләре чыгыш ясады.Район хатын-кызлары менә шундый эшлекле, файдалы очрашуларны, “Түгәрәк өстәл” сөйләшүләрен үткәрүне , киңәшләр белән уртаклашуны хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International