“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә Актаныш районы ЗАГС бүлеге барысы 8 парның алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын билгеләп үтте.
Азнакай ГХАТ бүлегендә, “Гаилә белеме курсы” буенча, мәктәп укучылары өчен экскурсия булып үтте.
Укучыларга тантаналы залны күрсәтеп, туй тантанасын ничек итеп үткәрүен сөйләп киттеләр. Әмма яшүсмерләр өчен, иң кызыгы, бүлекнең әйдәп баручы белгече Ильясова Айгөл метрик китаплар турында һәм хәзерге вакытта гражданлык хәле актларын теркәү турында чыгыш булды.
Яңа Чечкап авылында яшәүче Шәрәфетдинов Хәйдәр абый белән Наҗия апа һәм Кыр-Тәүгелдесе авылында яшәүче Гимадов Мәнсур абый белән Рәмзия апа үзләренең гаилә коруларын олы юбилейларын билгеләп үттеләр. Яңа Чечкап авыл башлыгы Дилә Давлетгали кызы, юбилярларны котлап, үзенең җылы сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бу яз Биектау районы Зур Кавал авылында яшәүче Шамил Гиззатуллин белән Хәлимә өчен бик истәлекле вакыт. Нәкъ 50 ел элек алар гаилә корып яши башладылар. Иңне-иңгә куеп, бер-берсенә авыр тормышта терәк булып, сикәлтәле тормыш юллары үтеп, 3 бала үстерәләр, бүгенге көндә 6 оныклары. Ул дәвердән бирле күпме сулар аккан да, күпме гомер йомгагы сүтелгән. Катлаулы тормыш юлларын кичкәндә аларга сүрелмәслек хис юлдаш булган, ул хисне саклап калырга күп көч тә таләп ителгән.
Язның соңгы ае, табигать кышкы йокыдан уянды, агачлар, куаклар таралды, бер сүз белән әйткәндә, яңа тормыш башланды.
2019 елның 23 маенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 300 пар үзенең гаилә берлеген теркәде.
24 май көнне Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә шәһәр мәктәпләре укучылары өчен, узып баручы уку елында, Гаилә нигезләре буенча соңгы дәрес узды. ГХАТ бүлеге белгечләре 2нче лицейның 9нчы сыйныф укучыларын ГХАТ органнары эшчәнлеге, гражданлык хәле актларының төп төрләре, актларны теркәү һәм саклау тәртибе һәм демографик күрсәткечләр белән таныштырдылар. Укучылар гаиләләрендә яшәп килүче традицияләр турында сөйләделәр. Әңгәмә ахырында һәр катнашучы ныклы гаилә булдыру өчен "үз формуласын” тәкъдим итте.
23 май көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә КНИТУ-КАИ Әлмәт филиалы студентлары белән «Гаилә» курсы кысаларында агымдагы уку елында йомгаклау дәресләре узды.
2019 елның 23 маенда Әлмәт муници паль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 9 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
23 май көнне ГХАТ бүлегендә күптән инде гореф-гадәткә әйләнгән очрашу уздырылды. Бу юлы 7нче мәктәп укучылары белән "Гаилә" курсы кысаларында гаилә кыйммәтләре һәм өйләнешүгә ничек әзерләнергә кирәклеге турында кызыклы дәрес үткәрелде.