Азнакай ГХАТ бүлегендә, “Гаилә белеме курсы” буенча, мәктәп укучылары өчен экскурсия булып үтте.
Укучыларга тантаналы залны күрсәтеп, туй тантанасын ничек итеп үткәрүен сөйләп киттеләр. Әмма яшүсмерләр өчен, иң кызыгы, бүлекнең әйдәп баручы белгече Ильясова Айгөл метрик китаплар турында һәм хәзерге вакытта гражданлык хәле актларын теркәү турында чыгыш булды.
"Безгә бик ошады, кызык булды. Баксаң, документлар белән эшләгәндә күп төрле кагыйдәләр бар икән, исемнәрнең төрле вариантлары белән таныштык", — дип уртаклаша укучылар.