«Гаилә белеме» курсы кысаларында Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә студентлар белән очрашу

2019 елның 26 мае, якшәмбе

23 май көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә КНИТУ-КАИ Әлмәт филиалы студентлары белән «Гаилә» курсы кысаларында агымдагы уку елында йомгаклау дәресләре узды.

ГХАТ Идарәсе белгече Екатерина Коновалова студентларны акт язулары төрләре, никах төзү һәм өзелү, туу, үлемне дәүләт теркәвенә алу һәм гомумән оешма эшчәнлеге белән таныштырды.

Студентлар һәр кеше тормышындагы төп вакыйгалар ЗАГС органнарында теркәлгән булырга тиешлеген белделәр.

«Гаилә» курсы дәресен психолог-игропрактик Миләүшә Хөснетдинова үткәрде. Укучыларда гаилә һәм никахның әхлакый кыйммәтләре турында күзаллауга аерым игътибар бирелде. Егетләр һәм кызлар киләчәк партнер турында идеаль күзаллау ясадылар һәм бер-берсе белән уртаклаштылар.

Район башкарма комитеты ГХАТ идарәсе коллективы барлык мәктәп укучыларын һәм студентларны уку процессын тәмамлау белән котлый. Каникулларыгыз күңелле, җылы көннәр һәм күтәренке кәеф белән тулсын. Аларны якын кешеләрегез, дусларыгыз, гаиләгез белән янәшәдә уздырыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International