Балаларны саклау көне алдыннан Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендə ана капиталлары тапшырылды

2019 елның 28 мае, сишәмбе
2019 елның 28 нче май көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Мин дөньяга килдем» дип исемлəнгəн Балаларны саклау көненə багышланган ана капиталы тапшыру тантанасы үтте. Тантана барышында əби-бабайлары янəшəсендə  əнилəргə ана капиталларын тапшырды. Россия Пенсия фондының Түбән Кама районындагы идарә хезмəткəрлəре икенче, өченче балалры туган гаилəлəргə ярдəм күрсəтə торган дəүлəт программасы уӊай йогынты ясый.

Бəйрəмдə гаилəлəрендə икенче сабыйлар дөньяга килгəн 10 яшь пар катнашты. Ә бер гаилə гомумəн өченче бала туу шатлыгына ия булды.

Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре  сəламəтлек, гаилə бəхете телəклəрен яшь əти-əнилəргə җиткерде. Әнилəрне чəчəк бəйлəме һəм җырлар белəн бүлəклəделəр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International