Язның соңгы ае, табигать кышкы йокыдан уянды, агачлар, куаклар таралды, бер сүз белән әйткәндә, яңа тормыш башланды.
2019 елның 23 маенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 300 пар үзенең гаилә берлеген теркәде.
ГХАТ Идарәсе белгечләре Акимов Николай Виктор улын һәм Львова Светлана Николай кызын никахлашу көне белән котладылар.
Кадерле яшьләр! Бүгенге никах коне сезне якын кешеләр итеп берләштерде. Сезне берләштерүче җеп, нык булсын һәм беркайчан да өзелмәсен. Сезнең йортыгыз кояш нурлары һәм җылылык белән тулсын, беркайчан да аның мәхәббәте һәм бәхете ташламасын, анда күңелле балалар көлүе яңгырасын. Бер-берегезне саклагыз, бер-берегезне аңлап, бер-берегезне яратыгыз. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!