Еллар үткән саен үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгын саклап калуны ботен кеше булдыра алмый. Бары мәхәббәт, тугрылык, бер-береңне хөрмәт итү белән генә бу гаилә әлеге датаны җиткерә алдылар.
Агымдагы елның биш аенда Тәтеш муниципаль районында 6 пар – 50 яшьлек,5пар-55 яшьлек,2 пар-60 яшьлек һәм 1 пар-65 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Азнакай районының яшь кешеләре иң үзенчәлекле һәм искиткеч бүләк алды. Аларга тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гомернең төп документы – Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды.
30 майда Апас туган якны өйрәнү музеенда “Балаларны яклау көне” уҗаеннан 14 яше тулган егет һәм кызларга тантаналы шартларда паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Тантанада катнашучылар өчен викторина үткәрелде, бүләкләр бирелде.
“Үзгә игезәкләр” – күп кенә ата-аналар өчен көтеп алынган балалар. Бу – язмышның чын бүләге. Бәхетле ата-аналар бер үк вакытта ул һәм кыз тәрбияләүдән ләззәт ала алалар. 2019 елның 30 маенда Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә яңа туган балаларны тантаналы рәвештә теркәү узды. Елизавета Владимировна һәм Александр Федорович Натальиннар гаиләсендә 26 май көнне игезәк пар – кыз һәм малай туды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина һәм Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының баш раввины Ицхак Горелик никах институтын ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты. Казан епархия идарәсе бинасында узган очрашу барышында 2017 елда ГХАТ идарәсе белән Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе арасында төзелгән хезмәттәшлек турындагы Килешүне тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
2019 елның 30 маенда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Координацион советы утырышы узды. Анда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлеген оештыруның актуаль мәсьәләләренә багышланган доклад белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина чыгыш ясады.
2019 елның 29 маенда Әлмәт муници паль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 10 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Газимзянова Мәдинә Ильяс кызы гаиләсендә булды. 9 май көнне аның ике кыз бала туды. Яңа туган сабыйларга Камилә һәм Карина исемнәре кушылды.
29 май көнне Бөгелмә районы Кодаш авылында гомер итүче Фәһим Халик улы һәм Венера Сираҗетдин кызы Янгировлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар 1969 елда Алан авылында - Венера яшәгән җирлектә танышалар. Фәһим ул вакытта Түгәрәк авылында яши торган була, авыру әнисен карый.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р. А. Шәйхетдинов бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең мәгълүмати ресурслар секторы әйдәп баручы киңәшчесе Венера Вилдан кызы Гумаровага Татарстан Республикасында мәгълүмати технологияләрне үстерүгә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.