Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Азнакай районының яшь кешеләре иң үзенчәлекле һәм искиткеч бүләк алды. Аларга тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гомернең төп документы – Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы полиция майоры Газизова Эльвира һәм «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рита Байтукалова яшь гражданнарны котлап, “Гражданин” исемен зур горурлык белән йөртүләрен теләп калдылар. Әти-әниләр һәм балалар матур чара үткәрүче ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә һәм район җитәкчеләренә үзләренең олы рәхмәтләрен җиткерделәр.