Апас муниципаль районында тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

30 майда Апас туган якны өйрәнү музеенда “Балаларны яклау көне” уҗаеннан 14 яше тулган егет һәм кызларга тантаналы шартларда паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Тантанада катнашучылар өчен викторина үткәрелде, бүләкләр бирелде. Аларны каршылаган район Мәдәният йорты хезмәткәрләре җыйнак кына концерт куйды Районның миграция хезмәте, район хакимияте, музей коллективы һәм ЗАГС бүлеге тырышлыгы белән узган әлеге чарада 16 укучы һәм аларның якыннары катнашты. Кичә үзенчәлекле һәм истәлекле булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International