Бөгелмә районында икенче «Үзгә игезәкләр» туды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

 “Үзгә игезәкләр” – күп кенә ата-аналар өчен көтеп алынган балалар. Бу – язмышның чын бүләге. Бәхетле ата-аналар бер үк вакытта ул һәм кыз тәрбияләүдән ләззәт ала алалар. 2019 елның 30 маенда Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә яңа туган балаларны тантаналы рәвештә теркәү узды. Елизавета Владимировна һәм Александр Федорович Натальиннар гаиләсендә 26 май көнне игезәк пар – кыз һәм малай туды.

Быел Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә теркәлгән 338нче һәм 339нчы яңа туган сабыйга Сияна һәм Родослав дип исем куштылар.

ГХАТ бүлеге белгечләре яшь ата-анага сабыйларның беренче документларын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Натальиннар гаиләсе алдында хәзер зур һәм мактаулы бурыч – лаеклы балалар тәрбияләү һәм үстерү. Александр белән Елизаветага чын күңелдән бәхетле ата һәм ана булуларын телибез. Алар йортында һәрвакыт тынычлык, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, чөнки нәкъ менә шулар Сияна һәм Родославаның бәхетле балачак нигезе!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International