2019 елның 29 маенда Әлмәт муници паль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 10 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Газимзянова Мәдинә Ильяс кызы гаиләсендә булды. 9 май көнне аның ике кыз бала туды. Яңа туган сабыйларга Камилә һәм Карина исемнәре кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ананы котлап балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Чын күңелдән сезнең гүзәл игезәгегез туу белән котлыйбыз. Сезнең гаиләгә бәхет һәм иминлек, ә сезнең балаларга — сәламәтлек һәм Күңелле балачак телибез.