Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина һәм Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының баш раввины Ицхак Горелик никах институтын ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.
Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында уртак мәгълүмати чаралар үткәрү, никахка керергә әзерләнүче затлар, шулай ук мөнәсәбәтләрендә кризис кичергән һәм аерылышырга карар кылган парлар белән аңлату эшләре алып бару планлаштырыла.