Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты. Казан епархия идарәсе бинасында узган очрашу барышында 2017 елда ГХАТ идарәсе белән Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе арасында төзелгән хезмәттәшлек турындагы Килешүне тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.