Бөгелмә районында Янгировлар гаиләсенең алтын туйлары

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

29 май көнне Бөгелмә районы Кодаш авылында гомер итүче Фәһим Халик улы һәм Венера Сираҗетдин кызы Янгировлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар 1969 елда Алан авылында - Венера яшәгән җирлектә танышалар. Фәһим ул вакытта Түгәрәк авылында яши торган була, авыру әнисен карый.

Танышканчы Фәһим булачак тормыш иптәшен берничә тапкыр кичке биюдә күрә, ул күрше авылдан 5 км араны велосипедта үтеп, күрше авылга кичке күңел ачуга килә торган була. Венера Фәһимгә ошый, әмма оялчан егет кыз белән сөйләшергә кыюлык җыймый йөри.

Фәһимне кыз белән Алан авылында яшәүче Зәйтүнә исемле апасы таныштыра. Ул Венераны чәй эчәргә чакыра һәм шул вакыт Фәһим очраклы рәвештә апасына керә. Яшьләр чәй эчәләр, сөйләшәләр, өйләренә таралышалар. Туй турында сүз дә булмый.

Фәһим гаиләсендә ул көнне кайгы була, ул әнисен җирли һәм йортында берүзе кала. Икенче көнне, Фәһим тарантаска ат җигеп, Аланга - Венераларга юнәлә. Кыз Фәһимнең тәкъдименә озак уйлап тормыйча ризалык бирә.

Ә Күбәк авылында яшьләрне Фәһимнең апасы көтеп тора. Кәләшне милли гореф-гадәт буенча каршы алалар, капка төбендә яшьләрне мендәргә (ястык) бастыралар, тормышлары татлы һәм бай булсын өчен бал һәм май белән сыйлыйлар. Үзенең ныклыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән Янгировлар гаиләсе иң зур байлык - гаилә иминлеге һәм авылдашларының ихтирамын казана.

Кодаш авылында Янгировлар гаиләсен хөрмәт итәләр. Хезмәт сөючәнлеге һәм матур тормышка омтылышы белән алар яшьләр өчен үрнәк булып торалар. Хәзерге вакытта алар зур хуҗалык тоталар, яшелчә үстерәләр, аларның йорт-курасы җәй көне чәчәкләргә күмелә. Ике ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Янгировларның балалары хезмәт сөючән һәм кайгыртучан. Хәзерге вакытта аларны 10 оныклары куандыра. Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларны алтын туйлары белән котладылар, аларга ныклы сәламәтлек һәм озын бәхетле гомер теләделәр, юбилярларга котлау адресы һәм бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International