Әлмәт шәһәрендә 9 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2019 елның 26 мае, якшәмбе

2019 елның 23 маенда Әлмәт муници паль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 9 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Мөхәмәдиевлар Илнур Ринат улы һәм Айгөл Нурислам кызы гаиләсендә булды. 4 май көнне аларның ике кыз бала туды.Яңа туган сабыйларга Әминә һәм Әдилә исемнәре кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әниләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Чын күңелдән сезнең гүзәл игезәгегез туу белән котлыйбыз. Сезнең гаиләгә бәхет һәм иминлек, ә сезнең балаларга — сәламәтлек һәм Күңелле балачак телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International