“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә Актаныш районы ЗАГС бүлеге барысы 8 парның алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын билгеләп үтте.
Алар:
1.Гыйлметдинова Бания Сәлах кызы һәм Гыйлметдинов Фирдәвис Нәҗметдин улы - Туке авылы җирлегеннән (50 ел),
2.Шагзамов Зөфәк Давыт улы һәм Заянова Венера Кәшби кызы - Иске Сәфәр авылы җирлегеннән (50 ел),
3.Фадаелов Хәмитҗан Фадаел улы һәм Фадаелова Вәзилә Батыр кызы – Иске Сәфәр авылы җирлегеннән (50ел),
4.Раянов Рәсим Әмирҗан улы һәм Камалова Мәгфия Әхмәткамал кызы - Иске Сәфәр авылы җирлегеннән (50ел),
5.Әсләмов Индус Минсәлих улы һәм Әсләмова Миннедәнә Гаяз кызы - Югары Гәрәй авылыннан (50 ел),
6.Сәетов Фирдәвис Солтан улы һәм Сәетова Лена Нури кызы - Киров җирлегеннән (55 ел),
7.Шәкуров Рәзиф Муллахмәт улы һәм Мөнәвәрә Гыйлметдин кызы - Аеш авылыннан (60 ел),
8.Исламов Сәлимҗан Шәйхелислам улы һәм Фатыйма Ситдыйк кызы - Аеш авылыннан (60 ел).
Район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф.Нурлыева юбилярларга район Башлыгы Э.Н.Фаттаховның котлау хатын, истәлек бүләкләрен тапшырды.
Ә иң зур бүләкләр йөрәк җылысы белән әйтелгән балалар, оныкларының котлавы иде. Кичәне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева һәр юбиляр турында эчтәлекле сөйләү белән алып барды. Юбилярларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр сәламнәрен тапшырды.