23 май көнне ГХАТ бүлегендә күптән инде гореф-гадәткә әйләнгән очрашу уздырылды. Бу юлы 7нче мәктәп укучылары белән «Гаилә» курсы кысаларында гаилә кыйммәтләре һәм өйләнешүгә ничек әзерләнергә кирәклеге турында кызыклы дәрес үткәрелде. Шулай ук Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы укучыларны фотогалерея белән таныштырды, гражданлык хәле актларын теркәү органнарының тарихы һәм демографик күрсәткечләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар үзләренең шәҗәрәсен ничек төзергә икәнен белделәр һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр. Һәм, әлбәттә, Никахлашу сараеның тантана залларын карап уздылар.