Биектау районы Зур Кавал авылында алтын туй

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

 Бу яз Биектау районы Зур Кавал авылында яшәүче Шамил Гиззатуллин белән Хәлимә өчен бик истәлекле вакыт. Нәкъ 50 ел элек алар гаилә корып яши башладылар. Иңне-иңгә куеп, бер-берсенә авыр тормышта терәк булып, сикәлтәле тормыш юллары үтеп, 3 бала үстерәләр, бүгенге көндә 6 оныклары. Ул дәвердән бирле күпме сулар аккан да, күпме гомер йомгагы сүтелгән. Катлаулы тормыш юлларын кичкәндә аларга сүрелмәслек хис юлдаш булган, ул хисне саклап калырга күп көч тә таләп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International