Казан шәһәренең Киров ЗАГС бүлегендә көз башы искиткеч вакыйга белән билгеләп үтелде: Никита һәм Ирина Ивановлар игезәкләр тууын теркәделәр. Аларның кызлары Вероника һәм улы Антон бер-ике минут аерма белән 23 августта 3100 гр авырлык белән дөньяга килде. һәм 2940 гр. димәк!
2019-нчы елның 2-нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Гарифуллин Марат Гомəрович белəн Диана Салаватовна гаилəсен көмеш туйлары белəн тəбрик иттелəр.
Белем көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тематик көн үткәрелде.
2019 елның 1 сентябрендә Нурлатта Никахлашу Сарае ачылды. Тантаналы чарада Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина һ. б. катнашты.
Август аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 21 сабый теркәлде:11 малай һәм 10 кыз. Шуларның 3се гаиләдә беренче бала, 8 – икенче, 8 - өченче, 1-дүртенче, 1- бишенче бала булып туган.
2019 нчы елның август аенда Мамадыш ГХАТ бүлегендә 26 туу очрагы теркәлгән: елның 8 нче ае районыбызга 14 малай һәм 12 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның алтысы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, унбере– икенче, сигезе – өченче, бер бала – дүртенче булып аваз салган. Иң яшь әтигә дә, әнигә дә 22 яш. Иң зур яшьле әтигә – 45 тулса, иң зур яшьле әнигә 40 яшь тулган.
2019-нчы елның 1-нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Матвеевлар гаилəсен көмеш туйлары белəн тəбрик иттелəр.
Менә җәйнең соңгы ае ахырына якынлашты да. 2019 елның август ае безгә нәрсә алып килде соң? Бу ай эчендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 102 бала, 2018 елның шул ук аенда 108 бала туу теркәлде.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 50 ел бергә кулга-кул тотынып гомер иткән Герасимовлар Вячеслав Алексей улының һәм Валентина Александр кызының котлау тантанасы булып узды.
2019 елның 31 августында Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан зөбәрҗәт һәм алтын юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган чара үткәрелде. Бергә бәхетле һәм озын гомер итү-ул барысына да бирелми торган бәхет. Бәйрәмебез геройлары – Гыйльмуллинар Данил Гыйльмулла улы һәм Розалия Шәрәфәтдин кызы, Әхмәдиевлар Рәдиф Зариф улы һәм Венера Барый кызы авырлыкларны җиңеп, җиңүләргә сөенеп тормыш итәләр.