Сигез ай нәтиҗәләре буенча язылышу турында 53 акт теркәлгән. Тантаналы рәсмилләштеру район мәдәният клуб бинасында уза. Иң яшь кияугә - 22 яшь, ин яшь киленгә – 19 яшь. Иң олы яшьтәге кияу - 45 яшь, иң олы кәләшкә – 53 яшь.
Татарстан Республикасы Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «алтын» юбилярларны котлау тантанасы узды. Ирле-хатынлы Садыйковлар Рафаил Гәрәй улы һәм Мөршидә Гатаулла кызы 50 ел элек үзләренең язмышларын берләштереп, бер-берсенә булган мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын саклап калганнар.
Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2019 елның август аенда Әлмәт шәһәрендә 224 бала дөньяга килде. Алар арасында 100 малай, 124 кыз һәм 1 игезәк балалар. Баланың минималь авырлыгы 995 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4420 гр.
1 сентябрьгә кадәр санаулы көннәр калды. Күп кенә укучылар һәм аларның әти-әниләре Белем көненә актив әзерләнә. Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре балалары арасында беренче сыйныф укучылары бар: Илья Решетников, Альмира Йосыпова, Самир Шәйхетдинов.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы поселогыннан Хәлиуллиннар Рәшит Кәлимулла улы һәм Мәдинә Александра кызы «энҗе» туйларын билгеләп үттеләр. Рәшит абый һәм Мәдинә апа 30 ел бергә тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлыйлар, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, авыр минутларда бер-берсенә терәк булып яшиләр.
Гаилә тормышының 65 еллык юбилее-сирәк һәм үзенчәлекле уникаль вакыйга! Мондый истәлекле вакыйга Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында Әйшә авылында яшәүче Останин Александр Васильевич һәм Анна Андреевна гаиләсендә булды. 65 еллык юбилей туйны халыкта «корыч» дип атыйлар. Алар өчен алтын, зөбәрҗәт һәм хәтта бриллиант туйлар артта калган инде. Хәзер кыйммәтле металларны тимер алмаштырды. Аларның гаилә уртак сынаулар һәм авырлыклар белән чыныгып, бәхет - шатлыклар белән сугарылган.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Республика көне уңаеннан яшь яшел үзәнлеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Унике егет һәм кыз Россия Федерациясе гражданинының төп документы-паспорт алдылар.
30 августта әлеге чарага Татарстан Республикасы көнендә гаилә тормышы юбилеен бәйрәм иткән гаиләләр чакырылган иде. Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Яфизовлар Ремиз Әнвәр улы һәм Алсу Харис кызы бергә гомер итүләренең 35 еллык юбилеен билгеләп үттеләр, Татар Төкесе авылында яшәүче Шараповлар Әсхәт Миңнегалим улы һәм Рәмзия Халик кызы 35 ел бергә гомер итүләрен, Несиннар Николай Петр улы һәм Мария Михаил кызы 30 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
30 август-Татарстан Республикасы көне уңаеннан Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ике пар: Айнур һәм Гөлия Нуртдиновлар, Денис һәм Надежда Капаровлар үзләренең никахларын теркәделәр.
2019 елның биш ай нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә туу турынды 65 акт теркәлде. Туган сабыйларнын – 39 малай, 26 кыз. 65 баланың егерме бере гаиләдә беренче булып, 17 бала икенче булып, тагын 22 - оченче, биш-дуртенче бала булып туган.