Гаилә тормышының «алтын» юбилеен билгеләп үтүчеләрне тантаналы котлау

2019 елның 31 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «алтын» юбилярларны котлау тантанасы узды. Ирле-хатынлы Садыйковлар Рафаил Гәрәй улы һәм Мөршидә Гатаулла кызы 50 ел элек үзләренең язмышларын берләштереп, бер-берсенә булган мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын саклап калганнар.

Гаилә тормышының «алтын» юбилеен үтүче шушы пар балаларына һәм якыннарына зур үрнәк булып тора, алар бу көнне парны котларга килгәннәр. Котлау җылы, дулкынландыргыч шартларда узды. Гореф-гадәтләрне бозмыйча, алар үзләренең мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп балдаклары белән алмаштылар, Яшел Үзән районының мактаулы юбилярлары китабына имзаларын куйдылар. Моннан ярты гасыр элек булган кебек, алар да бер-берсенә мәхәббәт һәм наз тулы үбешү бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International