Гаилә тормышының 65 еллык юбилее-сирәк һәм үзенчәлекле уникаль вакыйга!

2019 елның 30 августы, җомга

Гаилә тормышының 65 еллык юбилее-сирәк һәм үзенчәлекле уникаль вакыйга! Мондый истәлекле вакыйга Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында Әйшә авылында яшәүче Останин Александр Васильевич һәм Анна Андреевна гаиләсендә булды. 65 еллык юбилей туйны халыкта «корыч» дип атыйлар. Алар өчен алтын, зөбәрҗәт һәм хәтта бриллиант туйлар артта калган инде. Хәзер кыйммәтле металларны тимер алмаштырды. Аларның гаилә уртак сынаулар һәм авырлыклар белән чыныгып, бәхет - шатлыклар белән сугарылган.

Бу парның тормыштагы ныклыгын, бердәмлеген вакыт узе сынаган. Шундый күп еллар бергә гомер иткән парлар тәҗрибәсе яңа буыннар өчен бәяләп бетергесез бүләккә әверелә.

Яшел Үзән муниципаль районы Әйшә авыл җирлеге башкарма комитетының белгече Ольга Орлова юбилярлар өчен дулкынландыргыч тантана үткәрде. Останиннарга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгинның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Юбилярлар белән бергә тормышларындагы шундый мөһим вакыйганың шатлыкларын һәм дулкынлануларын уртаклашкан туганнары һәм якыннары аларны җылы котладылар.

Бу юбилей истәлегенә ирле-хатынлы юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International