Татарстан Республикасы көнен һәм Чүпрәле районы оешу көнен бәйрәм итү уңаеннан гаилә парларын котлау

2019 елның 30 августы, җомга

30 августта әлеге чарага Татарстан Республикасы көнендә гаилә тормышы юбилеен бәйрәм иткән гаиләләр чакырылган иде. Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Яфизовлар Ремиз Әнвәр улы һәм Алсу Харис кызы бергә гомер итүләренең 35 еллык юбилеен билгеләп үттеләр, Татар Төкесе авылында яшәүче Шараповлар Әсхәт Миңнегалим улы һәм Рәмзия Халик кызы 35 ел бергә гомер итүләрен, Несиннар Николай Петр улы һәм Мария Михаил кызы 30 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Гаилә парларына озын гомер сертификатлары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гаилә тормышы юбилярлары адресына Чүпрәле районы башлыгы Марат Ринат улы Гафаров исеменнән рәхмәт сүзләре, бәхет, иминлек теләкләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International