Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы поселогыннан Хәлиуллиннар Рәшит Кәлимулла улы һәм Мәдинә Александра кызы «энҗе» туйларын билгеләп үттеләр. Рәшит абый һәм Мәдинә апа 30 ел бергә тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлыйлар, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, авыр минутларда бер-берсенә терәк булып яшиләр.
Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы бистәсе Башкарма комитеты белгечләре Халиуллиннар «энҗе» туйларын билгеләп үтүче парлар өчен тантаналы чара үткәрделәр. Тантана вакытында юбилярлар балдаклар белән алмаштылар, «мактаулы юбилярлар китабы» на имзалар куйдылар, аларга гаилә кыйммәтен саклый белүләре өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Бәйрәм ахырында Хәлиуллиннар гаиләсе барлык катнашучыларга «Энҗе үбешү» һәм «Энҗе вальсын» бүләк иттеләр.