Әлмәт шәһәренең август ае нәтиҗәләре

2019 елның 31 августы, шимбә

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2019 елның август аенда Әлмәт шәһәрендә 224 бала дөньяга килде. Алар арасында 100 малай, 124 кыз һәм 1 игезәк балалар. Баланың минималь авырлыгы 995 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4420 гр.

Иң яшь әни - 20 яшьлек, иң өлкәне - 43 яшьтә, иң яшь әти - 20 яшьлек, ә иң өлкәненә - 47 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре Мәрьәм, Мәликә,София,Дамир. Сирәк ир исемнәр арасында Далер, Илай, Илгәр,Назар,Низам,Сабит,Сәлим, сирәк хатын кыз исемнәре Алана,  Амила, Апполинария, Аглая, Захра, Лия, Мирра, Мия, Милослава, Мирослава, Селена, Тея исемнәре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International