Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды

2019 елның 30 августы, җомга

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Республика көне уңаеннан яшь яшел үзәнлеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Унике егет һәм кыз Россия Федерациясе гражданинының төп документы-паспорт алдылар.

Чарада катнашучыларны котларга әти-әниләре, якыннары һәм дуслары килгән иде. Кунакларның алкышлары астында бераз дулкынланса да, ышанычлы адым белән балалар тормышта беренче документ алырга чыктылар. РФ гражданины паспортларын Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы буенча бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районындагы миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Игорь Грошев тапшырдылар. Алар төп документның мөһимлеге турында искә төшерделәр, Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы йөртүләрен теләделәр.

Шулай ук балаларны зур дулкынлану белән ата-аналары да котлады, укуларында уңышлар, куелган максатларга ирешергә һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән яшәргә теләделәр. Паспорт алганнан соң, тантана сәбәпчеләре Россиянең яшь гражданнары антын укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International