2019 елның август ае безгә нәрсә алып килде соң?

2019 елның 31 августы, шимбә

Менә җәйнең соңгы ае ахырына якынлашты да. 2019 елның август ае безгә нәрсә алып килде соң? Бу ай эчендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 102 бала, 2018 елның шул ук аенда 108 бала туу теркәлде.

25 ир-ат үз балаларына карата ата булуны рәсмиләштергән, бу узган елның август ае белән чагыштырганда ата булуны билгеләү турындагы 7 актка күбрәк дигән сүз.

Мәхәббәт белән яшьлектән дә кадерлерәк, нәрсә бар җир йөзендә? Әлбәттә, аларның бары тик кавышуы. 2019 елның август аенда Яшел Үзән районында 124 яңа гаилә барлыкка килгән, аларның 118е тантаналы шартларда үз мөнәсәбәтләрен теркәгән.

Кызганыч, әмма котылгысыз, һәр тормыш үзенең азагын таба. Районда үлүчеләр саны элеккечә туучылар саныннан караганда артып китә. 2019 елның август аенда 167 кешенең үлеме теркәлгән.

Менә шундый статистика! Киләсе ай нәрсә алып киләсен, вакыт күрсәтер, ә без бары тик яхшыга гына өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International