Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə көмеш туй

2019 елның 1 сентябре, якшәмбе

2019-нчы елның 1-нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Матвеевлар гаилəсен көмеш туйлары белəн тəбрик иттелəр.

Ольга Анатольевна белəн Олег Николаевичның искиткеч мəхəббəт тарихы милиция мəктəбендə башланып китə. Яшьлəр беренче караштан бер-берсеннəн башка тора алмаячакларын аңлыйлар.1994-елның 27-нче август көнендə ГХАТ Идарəсендə аларның туйлары теркəлə.

25-елдансоң Ольга Анатольевна белəн Олег Николаевич янəдəн тантаналар залына Мендельсон маршы астына керделəр, янəдəн балдаклар белəн алышып бер-берсен тəбрик иттелəр.

Тантанага ГХАТ Идарəсенə бəйрəм сəбəпчелəрен котларга дип балалары Ангелина, Вероника, Матвей, туганнары һəм якыннары җыелды. ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре юбилярларга озын бəрəкəтле тормыш телəделəр. Гадəттəгечə Матвеевлар гаилəсе исемнəре ГХАТ Идарəсенең Мактау китабына кертелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International